16+

«МарАфон» һәм «марОфон»га мөнәсәбәт илә: «Кара пиар да пиар бит!»

Узган ялларда Казанда TATAR.RUN оешмасы бу сезонның соңгы ярыммарафонын оештырды. Йөгерергә яратучылар башкала урамнары буйлап 3, 10, 21,1 чакрым аралыкны узды. Йөгерү бәйрәме шуның белән онытылыр иде дә бит, катнашучыларга таратылган 2 меңгә якын медаль хаталы булып чыкты. Анда «Казанский национальный полумарофон 2017» җөмләсендә «марАфон» сүзе «марОфон» дип язылган. Оештыручылар...

Узган ялларда Казанда TATAR.RUN оешмасы бу сезонның соңгы ярыммарафонын оештырды. Йөгерергә яратучылар башкала урамнары буйлап 3, 10, 21,1 чакрым аралыкны узды. Йөгерү бәйрәме шуның белән онытылыр иде дә бит, катнашучыларга таратылган 2 меңгә якын медаль хаталы булып чыкты. Анда «Казанский национальный полумарофон 2017» җөмләсендә «марАфон» сүзе «марОфон» дип язылган. Оештыручылар...

- Бу очраклы хата түгел. Без катнашучыларны ай ярым элек милли марафонга әзерли башладык. Һәр чабыш бездә аерым бер темага багышланган. Татар теле һәм мәдәнияте турында без «здравствуйте» татарча - «исәнмесез», «марафон» - «марофон» була дип таныштыра башладык, катнашучыларга шундый хатлар җибәрдек. Бу әйберне тарихта теркәү өчен, аны медальләрдә дә күрсәтергә булдык, - ди TATAR.RUN оешмасы директоры Вадим Янгиров.

Вадим үзе бу медальләрнең халык арасында шулкадәр шау-шу тудырыр дип уйламаган да. «Һәрхәлдә, бу ярыммарафон өчен файдага гына булачак», - ди ул.

- Безне грамотасыз, хаталы язучы кешеләр дип әйтеп булмый. Алай булса, без медальләрдән тыш башка җирдә, мәсәлән, социаль челтәрләрдә дә «марофон» дип язар идек. Киләсе елга да шундый хата җибәрәчәкбез, халыкка әлеге очракны кабат искә төшерү өчен. Ләкин бу юлы инде, барысы да аңласын өчен, куштырнаклар кулланырбыз, - ди Вадим.

Орфография сүзлегендә исә «марафон» сүзе ике телдә дә «а» хәрефе белән язылган.

Илдар Суфияров, Татарстан Республикасының Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе, йөгерүче:

- Нинди медаль бирүләренә карамастан, минем бу ярышларга мөнәсәбәтем үзгәрмәс иде. Оештыручыларга бер генә киңәш бирәсем килә: икенче юлы медаль макетларын ясаганда ук җентекләбрәк тикшерсеннәр иде. Гомумән, бу оешманы Казанга йөгерү модасы алып килгәне, массалы спортны таратканы өчен хөрмәт итәм. Мин 2015 елдан бирле, TATAR.RUNның беренче чарасыннан ук катнашып килдем. Марафонны оештыру дәрәҗәсе елдан-ел камилләшә.

Дөрес, социаль челтәрләрдә бу хакта төрле фикер күрдем. Кемдер ачулана, кемдер көлә. Хата булса да, марафон үзенә-үзе шулай пиар ясады. Кара пиар да пиар бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading