16+

Марат Әхмәтов эшмәкәр-фермерлар белән очраша

29 октябрьдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Бизнес и власть: откровенный разговор» проекты кысаларында, фермерлар белән очраша.

29 октябрьдә Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, «Бизнес и власть: откровенный разговор» проекты кысаларында, фермерлар белән очраша.

Эшмәкәрләр министр белән бергә хәл ителергә тиешле мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышачак. Очрашуны Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов оештыра. Министр белән очрашырга теләгән бизнес вәкилләре 26 октябрьгә кадәр теркәлә ала. Марат Әхмәтовка сорау бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яки RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасына заявка җибәрергә кирәк.
«Бизнес и власть: откровенный разговор» проекты 2014 елның ахырыннан бирле даими эшләп килә. Шушы вакыт эчендә 16 очрашу узган - бизнес вәкилләре Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Чаллы мэры Наил Магдеев һәм башкалар белән очрашты.
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча уполномоченный Тимур Нагуманов сүзләренчә, авыл хуҗалыгы министрлыгына бик күп сораулар туа. Алар фермерлардан гына түгел, республиканың агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек тармагы компанияләреннән дә килә. "Безнең максат - бизнес проблемалары турында фикер алышу һәм оператив карарлар кабул итү. Бөтен эшмәкәрләрне дә очрашуда катнашырга чакырам", - ди Тимур Нагуманов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading