16+

Машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә таләпләр катгыйлана

2016 елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә имтихан бирү тәртибе катлаулана.

2016 елның 1 гыйнварыннан машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә имтихан бирү тәртибе катлаулана.

Хәзерге вакытта теория өлешендәге тесттагы 20 сорауның икесенә дөрес җавап бирмәсәң дә, имтиханны уңышлы узган булып санала идең. Яңа кагыйдәләр буенча, дөрес булмаган һәр җавап өчен өстәмә биш бирем чишәргә туры киләчәк. Махсус мәйдандагы имтиханнарга исә, «змейка», «эстакада» һәм «гаражга керү»дән тыш «параллель паркинг» һәм «пассажирны машинадан имин төшерү өчен туктау» кебек биремнәр дә өстәлә. Машина йөртү таныклыгының тышкы кыяфәтен дә үзгәртергә җыеналар. Автомат күчергеч тартмасында гына хәрәкәт итә белүчеләрнең машина йөртү таныклыгында бу хакта тамга куелачак. Шулай ук машина йөртүченең сәламәтлеге белән бәйле үзенчәлекләре дә документта күрсәтеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading