16+

Май бәйрәмнәренә өстәмә рейслар булдырыла

Быел май бәйрәмнәре чорында, ягъни 27 апрельдән алып 10 майга кадәр, «Федераль пассажир компаниясе» ерак араларга йөрүче 240 өстәмә рейс билгеләгән. 28 апрельгә билетлар сату чыккан инде. Шуны да искә төшереп узарга кирәк, 2016 елның 11 декабреннән ерак араларга йөрүче поездларга билетлар сату 40 көн алдан түгел, ә 60 көн...

Өстәмә поездлар аеруча популяр маршрутлар буенча җибәреләчәк. Мәскәүдән Санкт-Петербургка, Костромага, Казанга, Новозыбковка, Чабаксарга, Саранскига, Белгородка, Льгов һәм Пензага. Шулай ук Санкт-Петербургтан Кировка, Волгоградка, Ижауга, Казанга, Орелга, Ярославльгә, Бөек Новгородка, Чабаксарга һәм башка шәһәрләргә.

Төбәкләргә пассажирлар агымының төп вакыты 28 апрель һәм 5 май көнне, кире юнәлештә 1 һәм 9 май көнне көтелә. Шул ук вакытта ихтыяҗ булса, билгеләнгән өстәмә поездлар саны тагын да арттырылырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading