RoomGuru.ru кунакханәләрне броньлау сервисы аналитиклары 2017 елның 29 апреленнән 10 маена кадәр кунакханәләрдә урыннарны броньлау буенча рейтинг төзегән.
Иң күп кызыксыну тудыручы шәһәрләр, әлбәттә, Мәскәү белән Санкт-Петербург. Казан лаеклы рәвештә өченче урында. Беренче унлыкка Калининград, Түбән Новгород, Вологда, Псков, Бөек Новгород, Сергиев Посад, Выборг кергән.
Элекке елларда туристлар бәйрәмнәр чорына Казанга бер-ике көнгә генә килгән булса, хәзер өч-дүрт көнгә туктала. Кунакханәләрдә бер көн тору бәясе - 3 мең сум.
Дәүләт статистика федераль хезмәте мәгълүматларына караганда, Россиядә 2017 елда эчке сәяхәтләр, 2016 ел белән чагыштырганда, 15 процентка үскән.
Комментарийлар