16+

Май чабу бәйрәме узачак урын һәм көн мәгълүм булды

Быел Казанда май чабу бәйрәме 25 февраль көнне узачак. Бу хакта бүген Татарстан Халыклары Ассамблеясы Советы утырышында республика Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов хәбәр итте.

Быел Казанда май чабу бәйрәме 25 февраль көнне узачак. Бу хакта бүген Татарстан Халыклары Ассамблеясы Советы утырышында республика Халыклары дуслыгы йорты җитәкчесе Ирек Шәрипов хәбәр итте.


Аның сүзләренчә, әлеге чара "Әкият" курчак театры янындагы мәйданда үтәчәк. Май чабу - керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Ул бик борынгыдан килә. Аны славяннар православие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткән. Ул табигать көчләренә, ел вакытларына табыну, аларның күңелен күрергә тырышу белән бәйле булган.

Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасының һәр көне исемләп бүленгән. Атна башы (дүшәмбе) - "Очрашулар", буш көн (сишәмбе) - "Уеннар", кан көн (чәршәмбе) - "Сыйлану", атна кич, кече атна (пәнҗешәмбе) - "Уен-көлке", татар атнасы (җомга) - "Әби коймагы", атна арты (шимбә) - "Печкәчәмдә кунакта", атна көн (якшәмбе) - "Кичерешү", " Пручти кич" дип йөртелгән.

Май чабу атнасында православие халкы уйнап-көлеп, кышны куа, табигатьне уята. Йола буенча, май чабу атнасында кунактан-кунакка йөрү гадәте каралган. Май чабуның төп атрибуты - түгәрәк коймак. Йола буенча, кояш символы атна буена һәр гаиләдә әзерләнә. Бәйрәм табыны аеруча бай. Йола ашларыннан - ботка, коймак, бәлеш куела. Җиденче ягъни соңгы көннәрендә православие халкы бер-берсеннән гафу сорап, кунакка йөри һәм тәмле ашлар белән сыйлана. Бу инде кыш урынына яз килгән, дигән сүз.



"Татар- информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading