Иртәгә Казан зооботаника бакчасында Халыкара маймыллар көнен билгеләп үтәләр.
Казанлыларны зоопарк җәнлекләренең яшәү мохитен баету буенча мастер-класслар көтә: приматлар өчен уенчыклар ясарга һәм җәнлекләргә ризык бирүнең ысулын өйрәтәләр. "Кемнәр ул маймыллар?" дип аталган зур булмаган интерактив экскурсия дә үткәрелә.
Бәйрәм 12.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә зооботаника бакчасы матбугат хезмәте.
0
Комментарийлар