16+

Мәдәни мирасны саклаучылар бәйгесе башлана

Мәдәният министрлыгы «Бөек илнең мәдәни мирасын саклыйбыз» дигән Бөтенроссия смотр-конкурсы уздыра. Ул Россия халыкларының милли-мәдәни байлыгын саклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Мәдәният министрлыгы «Бөек илнең мәдәни мирасын саклыйбыз» дигән Бөтенроссия смотр-конкурсы уздыра. Ул Россия халыкларының милли-мәдәни байлыгын саклау һәм популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Бәйгедә мәктәп һәм балалар бакчаларыннан аерым башкаручылар һәм иҗади коллективлар, милли, халык коллективлары, мәдәният йортлары һәм башка оешма каршындагы иҗади коллективлар катнаша ала.

Сайлап алу комиссиясенә милли җырлар, биюләр, шигъри әсәрләр башкарып яздырылган видеотасма җибәрергә кирәк. Гаризалар 10 апрельгә кадәр кабул ителә. Эшләрне оештыру комитетының электрон почтасына җибәрергә яки «Сохраняем культурное наследие великой страны» (www.сохраняем-наследие.рф) сайтына куярга кирәк.

17 апрельдән эшләрне тавыш бирү юлы белән халык үзе бәяли башлаячак. Иң яхшы дип табылганнар конкурс иганәчеләренең бүләгенә һәм дипломнарга ия булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading