16+

Медикларга өстәмә түләү өчен ун миллиард сум акча күчерелгән

РФ Финанс министрлыгы коронавирус белән эшләүче медикларга өстәмә түләүләр өчен төбәкләргә 10 миллиард сум күчергән, дип хәбәр итә министрлык.

РФ Финанс министрлыгы коронавирус белән эшләүче медикларга өстәмә түләүләр өчен төбәкләргә 10 миллиард сум күчергән, дип хәбәр итә министрлык.

"Россия Финанс министрлыгы агымдагы елда коронавирус белән чирләүче хасталарны дәвалауда ярдәм итүче медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләр  өчен 10 млрд сум күләмендә акча күчерде", - диелә ведомство хәбәрендә.
Резерв фондыннан бүлеп бирелгән акчалар 84 субъектка җибәрелгән.
Медицина хезмәткәрләренә ярдәм итүне дәвам итү турында элегрәк Россия президенты Владимир Путин белдергән иде. Узган атнада премьер-министр Михаил Мишустин медикларга өстәмә түләүләр өчен агымдагы ел ахырына кадәр 10 миллиард сум бүлеп биреләчәген әйтте. Һәм тагын 1 миллиард сумнан артык акчаны хакимият эш күләме зур булу аркасында студент-медикларны җәлеп иткән медицина оешмаларына бүлеп бирәчәк. Әлеге түләүләр булачак табибларга юнәлдерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading