16+

Медведев Казанда туып үскән актрисаны юбилее белән котлады

«Юнона и Авось» фильмында Кончита, «12 стульев»та Эллочка-людоедка рольләрен башкарган Россиянең халык артисты Елена Шанина 65 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Аны гомер бәйрәме белән Россия Федерациясе Премьер-министры Дмитрий Медведев тәбрикләде.

-Сез зур талант иясе. Хатын-кызлар кебек сылу, музыкаль, нечкә күңелле, мөлаем сез. Болар барысы да сезгә сәхнәдә балкырга, онытылмаслык образлар булдырырга ярдәм итә. Театрда булсынмы ул, кинодамы, сезнең һәр эшегез югары осталык үрнәге. Һәр ролегездә ихлас сез. Бу сезнең уңышка ирешүегезнең төп сере, - дигән Медведев.

Премьер-министр «Юнона и Авось» фильмындагы Кончита образы актрисаның тормышын хәл иткеч роль булганын да ассызыклап китте. 

Елена Шанина 1952 елда Казанда туа. Актерлык хөнәрен үзләштерергә дип Ленинград шәһәренә китә. Хәзерге вакытта Ленком театры актрисасы булп эшли.
 
Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading