16+

Метшин «глава»ларга җәяү йөрергә куша

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр районнары башлыкларына: «Тротуарларга машина тәрәзәсе аша гына күз ташлап узмагыз, җәяүләп йөреп чыгыгыз», – диде.

Казан мэры Илсур Метшин шәһәр районнары башлыкларына: «Тротуарларга машина тәрәзәсе аша гына күз ташлап узмагыз, җәяүләп йөреп чыгыгыз», – диде.

«Глава»ларның җәяү йөргәнен бәлки берәр кеше күргәндер. Гади казанлыларның көн саен башкаланың күпчелек урыннарда бозланып каткан тротуарлардан ава-түнә атлауларына һәркем шаһит.
 
Урамнарның юллары чиста, ләкин тротуарлар күп урыннарда шугалакны хәтерләтә. Ишегалларын җыештыру эшенә тагын 700гә якын вакансия бар.

Кар баскан ишегаллары, бозланып каткан тротуарлар турында түбәндәге телефоннар аша хәбәр бирергә була.

Казан шәһәре башкарма комитеты – «Открытая Казань» сайты яки 236-41-23 һәм 063 телефоннары.
Административ-техник инспекция идарәсе (УАТИ) – 237-91-57 Мәскәү, Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында яшәүчеләр өчен.
237-92-49 Вахитов, Совет һәм Идел буе районнарында яшәүчеләр өчен.
519-34-40 Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районы.
277-04-92 Вахитов һәм Идел буе районы.
557-76-42 Киров һәм Мәскәү.
272-16-23 Совет районы.

«Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык тармагында җәмәгатьчелек контроле төбәк үзәге» телефоны – 236-29-97.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading