16+

Җәмәгать транспортында йөрү билеты бәясе 24 сум була

Казанда җәмәгать транспортында йөртүчеләр Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетына юлда йөрү бәясен арттырырга кирәк дигән фикер җиткергәннәр.

Казанда җәмәгать транспортында йөртүчеләр Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитетына юлда йөрү бәясен арттырырга кирәк дигән фикер җиткергәннәр.

Казан мэриясе матбугат үзәге әйтүенчә, алар мондый үтенеч белән ел саен мөрәҗәгать итәләр. Былтыр исә бәяләр арту күзәтелмәде. Быел ничек буласын әлегә әйтеп булмый.

Казан шәһәренең транспорт буенча комитет җитәкчесе Айдар Габделхаков белдерүенчә, ике ел эчендә инфляция 20 процентны тәшкил иткән. Шәһәрдәге техникада кулланыла торган запчастьлар күбесе чит илдән кайтартылган. Транспорт өчен кирәкле җиһазлар 70-80 процентка күтәрелгән, доллар, евро бәясенең дә артуы күзәтелә, җәмәгать транспортында йөрү бәясенең дә ике елдан бирле үзгәргәне юк.
- Ел азагына кадәр Татарстанның тарифлар буенча дәүләт комитеты бу мәсьәләне тикшерәчәк, караячак һәм билет бәяләренә кагылышлы нәтиҗә чыгарачак, - дип аңлаттылар шәһәр мэриясендә.
Җәмәгать транспортында йөртүчеләр исә билет бәясен 24 сумга кадәр күтәрмәкчеләр. Бүген юлда йөрү бәясе - 20 сум, транспорт карталары белән - 18 сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading