16+

Җәмгыять белеме – сөйкемле сөяк

Россия мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) БДИның рәсми сайтында үткәрелгән сораштыруга нәтиҗә ясады, дип яза «Татар-информ», ТАССка сылтама ясап. «Сораштыру нигезендә, мәктәп укучыларының йомгаклау аттестациясе буенча фикере ачыкланды. Җаваплар күрсәткәнчә, имтиханны бу рәвешле бирү укучылар өчен уңайлы», - дип шәрехләгән сораштыру нәтиҗәләрен Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов.

Искәртеп узабыз, сораштыру 9-25 июньдә уздырылды, анда порталга керүче 7,5 меңгә якын кеше катнашты.
«Тавыш бирүчеләрнең өчтән икесе (68,6 процент), хәзерге Бердәм дәүләт имтиханы мәктәпне тәмамлаганда һәм югары уку йортына кергәндә бер үк булуы белән уңайлы, дигән. Ә 83,4 процент респондентка БДИ нәтиҗәләренең дүрт ел гамәлдә булуы уңайлы», - дигән идарә башлыгы.
Рособрнадзор БДИ уздыру процедурасын камилләштерү буенча халыктан теләк-тәкъдимнәр җыя. Кравцов сүзләренчә, иң актуаль тәкъдимнәр 2018 елда имтихан тапшыру системасын үзгәртергә мөмкин.
2017 елда бердәм имтихан тапшыруның төп чоры 29 май-1 июль итеп билгеләнде. Имтиханда катнашу өчен 703 мең кеше теркәлгән, аларның якынча 617 меңе - мәктәпне тәмамлаучылар. Барлыгы 5,5 мең имтихан тапшыру пунктлары, шул исәптән баруы кыен булган һәм еракта урнашкан 738 пункт кулланылды.
Агымдагы елда БДИны сәламәтлекләре чикләнгән 6 меңгә якын кеше тапшырган. Алар өчен махсус шартлар тудырылган.
Гомуми тәртип бозулар саны быел, алдагы ел белән чагыштырганда, бер ярым тапкырга кимрәк.
Быел да, былтыргы кебек, иң популяр фәннәрдән җәмгыять белеме (54 процент БДИ катнашучысы сайлаган), физика (26 процент), тарих (21 процент), биология (20 процент), химия (13 процент) сайлап алынган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading