16+

"Мәхәббәттән ян" акциясе кысаларында бушлай бүләк өләшәләр

Бүген "Кольцо" сәүдә үзәгендә Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе белән берлектә "Мәхәбәттән ян" дип исемләнгән акция уза. Әлеге чара яктылыкны кайтаргыч элементларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Бүген "Кольцо" сәүдә үзәгендә Казан шәһәренең ЮХИДИ идарәсе белән берлектә "Мәхәбәттән ян" дип исемләнгән акция уза. Әлеге чара яктылыкны кайтаргыч элементларны популярлаштыру максатыннан үткәрелә.

Статистик мәгълүматлар буенча, соңгы вакытларда нәкъ менә караңгыда шоферның юлдагы кешене абайламавы аркасында, җәяүлене бәрдерү очраклары ешайды. Машина йөртүчеләр 150 метрдан да күрә алырлык ут кайтаргыч элементлар юл һәлакәтләрен киметергә ярдәм итә алыр иде. Шул максаттан, без "Кольцо" сәүдә үзәгендә махсус чара уздырырга булдык. Безне ЮХИДИ хезмәткәрләре дә бик теләп хупладылар. Әлегә ут кайтаргыч элементлар беркайда да сатылмый, шуңа да аны аеруча мәктәп укучыларына, балаларга тарату бик мөһим, - ди "Кольцо" сәүдә үзәгенең маркетинг бүлеге башлыгы Елена Савельева.

Биредә килгән һәр кешегә бушлай ут кайтаргыч элементлар өләшәчәкләр. Алар түгәрәк значок формасында эшләнгән, түгәрәкнең эчендә йөрәк рәсемнәре төшерелгән. "Кольцо" сәүдә үзәге әлеге значокка ия һәр кешегә махсус бүләк тә вәгъдә итә. Ә махсус куелган инстарамкада фотога төшүчеләрне инстаграмга урнаштырачаклар. 20 февраль көнне алар арасында аерым приз уйнатылачак. Чара сәгать 16.00дән 21.00 гә кадәр дәвам итәчәк. Сәгать 17.00дә акциягә ЮХИДИ хезмәткәрләре дә кушылачак.


«Шәһри Казан»га Telegramда язылыгыз

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading