16+

Милли бәйрәмнәр-фоторәсемнәрдә

“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә “Россия халыкларының милли бәйрәмнәре” Бөтенроссия фотоконкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.

- Татарстан Республикасында 2014-2020 елларга исәпләнелгән дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру буенча дәүләт программасы кысаларында, бу фотоконкурс “Татмедиа” агентлыгы тарафыннан инде дүртенче мәртәбә үткәрелә. Татарстанда 170 милләт вәкилләре дус-тату гомер кичерә. Республикада татар, рус, чуваш һәм удмурт телләрендә газеталар чыга, радиотапшырулар алып барыла. Россия дә күп милләтле ил, төбәкләрдә гаҗәеп халыклар яши, һәркайсының матур бәйрәмнәре бар,-дип, әйтеп үтте үзенең котлау сүзендә “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова.
Быелгы конкурска Россиянең 31 төбәгеннән 754 фотохезмәт тәкъдим ителгән.

- Җиңүгә өметләнмәгән дә иде. Казанда фотоконкурс үткәрелүе турында ишеткәч, тайгадагы Кунгуртуг авылындагы бәйрәмнән фоторәсемнәр җибәрдем. Эшләремне югары бәяләгәне өчен Татарстанга рәхмәт!-дип, сөенечле хисләре белән уртаклашты Тыва Республикасының Кызыл шәһәре журналисты Юрий Дарбаа.
Казаннан “Россия сегодня” мәгълүмат агентлыгы фотокорреспонденты Максим Богодвидның “Каз өмәсе” дип аталган фотоэшләре гран-при яулады. Аның да шатлыгы чиксез.

- Сабан туйларыннан да фоторәсемнәрем күп. Татарлардагы каз өмәләре бәйрәмнәре әле халыкларга бик үк таныш түгел. Шунлыктан мин авылдан каз өмәсен чагылдырган фотолар тәкъдим иткән идем. Өмет бар иде инде, ләкин, гран-при булыр дип уйламадым,-ди Максим Богодвид.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading