16+

Милли телне белмәгән түрәләргә штраф салачаклар

Белоруссиядә гражданнарның мөрәҗатьләренә белорус телендә җавап бирмәгән чиновникларга штраф салырга җыеналар. Бу - сорау башка телдә язылмаган очракта шулай булачак. Моны тиздән Милли җыен вәкилләре Палатасы депутатлары карарга җыена.

Активист Игорь Случак, "Смолевичи-СТИ" футбол клубына белорус телендә мөрәҗәгатенә русча җавап алганнан соң, моңарчы милли телне белмәгән түрәләргә бернинди җәза бирү каралмаганлыгын ачыклый. Аның шулай ук кулланучыларның хокукларын яклау комитетына мөрәҗәгате дә җавапсыз кала, әлеге мөрәҗәгать тә белорус телендә язылган була.
Милли җыен вәкилләре Палатасының кеше хокуклары буенча даими комиссиясе әлеге тәкъдимне “игъттибарга лаек” дип атаган.  Тиздән депутатлар әлеге проблеманы чишү буенча эш башлаячак.

Фото: whoswhos.org

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    белгэненэ тулэргэ кирэк

    Мөһим

    loading