16+

«Мин иминлек каешын эләктердем, син дә эләктер!»

19 ноябрьдән «Пристегнись, Россия!» дигән колачлы социаль интернет-кампания старт алды.

«Мин иминлек каешын эләктердем, син дә эләктер!»

19 ноябрьдән «Пристегнись, Россия!» дигән колачлы социаль интернет-кампания старт алды.

Бу акция транспортта пассажирларның, аеруча балаларның иминлеген ныгытуга юнәлдерелгән. «Пристегнись, Россия!» чарасы барышында танылган шәхесләр юл хәрәкәте иминлеге һәркайсыбызга бәйле булганлыгын үз үрнәкләрендә күрсәтә.

Шушы кампаниядә катнашу өчен автомобильдә иминлек каешын эләктергән күренешне, шулай ук бала креслосын фотога төшереп яки селфи ясап, #ПристегнисьРоссия хештегы белән социаль челтәргә урнаштырырга кирәк. Акциягә «Шәһри Казан» газетасы да кушылды. Без һәрберегезне машинада каешларыгызны эләктереп йөрергә өндибез.
Акциянең төп хәбәре – «Мин иминлек каешын эләктердем, син дә эләктер!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading