16+

«Минем авылым» бәйгесенә эшләр кабул ителә

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Бөтенроссия татар авыллары иҗтимагый оешмасы “Минем авылым” иҗади һәм эзләнү-тикшеренү эшләре бәйгесе башлап җибәрде. Эшләр2017 елның 25 декабренә кадәр кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйгедә 7 яшьтән 78 яшькә кадәрге теләге булган һәркем катнаша ала. Конкурсның нәтиҗәләре 2018 елның мартында билгеле булачак.

7 ноябрьгә кадәр бәйгегә 190 гариза кабул ителгән. Анда Татарстанның Әгерҗе, Кукмара, Әтнә, Кайбыч, Балтач, Мамадыш, Актаныш районнарыннан,  Башкортстанның Туймазы, Шаран, Ярмәкәй, Бишбүләк районнарыннан, Чувашия, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Төмән, Самара, Киров, Новосибирск өлкәләреннән дә катнашучылар бар.

Зөлфия Хәлиуллина фотосы

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading