16+

Минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр 15%ка арткан

Росстат мәгълүматлары буенча, июль башына минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр 15 процентка арткан.

Росстат мәгълүматлары буенча, июль башына минималь азык-төлек җыелмасына бәяләр 15 процентка арткан.

Россия Икътисади үсеш министрлыгы моны начар һава торышы аркасында көньяк төбәкләрдән һәм илләрдән яшелчәләр китерү кимү белән аңлата. Ә узган ел запаслары инде гомумән беткән. Шуңа күрә җитешмәүчәнлекне кыйммәтле импорт ярдәмендә тулыландырырга туры килгән. Әмма шул ук вакытта бер төркем яшелчәләргә һәм җиләк-җимешләргә бәяләр кимү күзәтелгән. Әйтик, кыяр һәм помидорга бәяләр 25,4 һәм 22,8 процента кимегән, ә сарымсакка 3,8 процентка төшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading