16+

Министр кәнәфие өчен 150 кеше көч сынаша

Бәйгедә катнашып, министр кәнәфиенә дә утырып була икән. 30 сентябрь -7 октябрь көннәрендә узачак «Вверх» республикакүләм яшь лидерлар бәйгесендә әнә шул кәнәфи өчен 150 кеше көч сынашачак.

Бәйгедә катнашып, министр кәнәфиенә дә утырып була икән. 30 сентябрь -7 октябрь көннәрендә узачак «Вверх» республикакүләм яшь лидерлар бәйгесендә әнә шул кәнәфи өчен 150 кеше көч сынашачак.


Әлеге конкурс - республикада ел саен үткәрелә торган «Кадрлар резервы» проектының финал өлеше.

- Проектта быел 1200 кеше катнашты. Катнашучыларның саны башка еллардан да узып китте. Шуларның 150сен «Вверх» бәйгесенә сайлап алдык. «Кадрлар резервы» проектында яшьләр яңа төр белемнәр үзләштерә, үз чараларын оештырырга өйрәнә. Бу бәйге аларның белемнәрен сынау өчен имтихан ул, - ди бәйгенең башкарма директоры Андрей Петухов.

Татарстан Республикасының иҗтимагый берләшмәләр белән эшләү буенча премьер-министр киңәшчесе Андрей Кондратьев сүзләренчә, «Вверх» социаль лифт вазифасын башкара.
- Башкалардан аермалы буларак, бу бәйге яшьләргә эшкә урнашу мөмкинлеге дә бирә. Безнең мәктәпне узганнар - теләсә кайсы өлкәдә алыштыргысыз кешеләр, - ди Андрей Кондратьев.
Әлеге бәйге республикада 2009 елдан бирле оештырыла. Җиңүчеләр республика хакимият органнарында, иҗтимагый берләшмәләрдә, зур бизнес өлкәсендә эшләү, тәҗрибә алу мөмкинлеген ала. 2016 елдан бәйге нәтиҗәләре буенча республиканың яшьләр хакимияте формалаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading