16+

Минтимер Шәймиев Болгарда халыкара волонтерлар лагеренда катнашучыларны сәламләде

Бүген Татарстанның Болгар тарихи-археология комплексында тантаналы рәвештә ЮНЕСКО химаясендә халыкара волонтерлар лагере ачылды.

Бүген Татарстанның Болгар тарихи-археология комплексында тантаналы рәвештә ЮНЕСКО химаясендә халыкара волонтерлар лагере ачылды.

Проект Татарстанның "Яңарыш" тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара багланышлар институты "Бөтендөнья мәдәни мирасы" ресурс үзәге ярдәмендә оештырылган. Лагерьнең максаты - яшьләрне Болгар тарихи һәм архитектура комплексын саклау мәсьәләсе белән кызыксындыру, республика мәдәни мирас объектларында волонтер хезмәтен кертеп җибәрү.

Волонтерлар археология казылмаларында, артефактларны реставрацияләү һәм консервацияләүдә, шулай ук Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей тыюлыгына килүче туристлар белән эшләүдә катнаша. Лагерь программсында лекцияләр, семинарлар һәм кыр дәресләре каралган.

Әлеге проект ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы үзәгендә бәйге аша узган һәм дөньяның 32 илендә оештырылачак 50 волонтер лагерьлары исемлегенә кергән.

Татарстан Болгар кебек Бөтендөнья мирасы объектлары белән ничек эшләргә кирәген белә. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев җиткерде, дип яза Татар-информ.

"Без бу проектны алып барабыз, тәэсирләре турында бирегә килүчеләр сөйли ала. Без, "Яңарыш" фонды, барлык шартларны тудырабыз. Кыска вакыт эчендә, биш-алты елда без Болгарны торгыза алдык. Бар кешегә дә рәхмәтемне белдерәсем килә: хәйрия ярдәме күрсәтүче гади халыкка да, бизнеска да. Без мәрхәмәтлерәк була барабыз", - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Болгарда 26 июльдән 6 августка кадәр үтүче ЮНЕСКОның халыкара волонтерлар лагерендә булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading