16+

«Мирас» Кырымны яулый

Муеннарына элеккеге кебек кызыл галстук тагып йөрмәсәләр дә, республикада балаларның үз оешмасы бар: Татарстан варислары берлеге. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында эшли. 1995 елдан башлап, бу оешма үзенең иң актив, иң тырыш варисларын «Мирас» лагерена җыя.

Муеннарына элеккеге кебек кызыл галстук тагып йөрмәсәләр дә, республикада балаларның үз оешмасы бар: Татарстан варислары берлеге. Ул Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы карамагында эшли. 1995 елдан башлап, бу оешма үзенең иң актив, иң тырыш варисларын «Мирас» лагерена җыя.

Баштарак лагерь Казан янында гына тукталса, хәзер Кара диңгез ярларын сайлыйлар. Алдагы елларда актив варислар Анапада ял итеп, яңа уку елына көч җыеп кайта иде. Быел оештыручылар Кырымга тукталган. Бакчасарай районы Комлы бистәсендәге Казакевич исемендәге балалар сәламәтләндерү лагеренда 10-27 август көннәрендә Татарстан варислары байрагы җилфердәр. Быелгы сәяхәтнең тагын бер өстенлеге - башка елларда Анапага ике тәүлек буе поездда барган булсалар, быел Кырымга өч сәгать самолетта очып кына. Күбесенең очкычка утырып беренче тапкыр күккә күтәрелүе булганга, багаж билетлары да фотога төште ул көнне.
«Мирас»лылар белән бергә бу күңелле сәяхәткә Татарстан кадет мәктәпләрендә белем алучы балалар да китте. Шуңа күрә 10 август көнне Казан аэропорты бинасы балаларның чыр-чуыннан һәм әти-әниләрнең нәсыйхәт сүзләреннән умарта күче кебек гөжләп торды.
Алинә - Балык Бистәсе кызы. Быел алтынчы сыйныфка бара. Үзен тәрбиягә алган әнисе Суфия ханым белән кочаклашып, озак аерылып китә алмый торды. Узган ел Анапада булганда, корпуста янгын чыгып, бөтен документлары, киемнәре янып беткән. «Исән-сау йөрсеннәр инде, бәла-казасыз гына», - ди Суфия ханым, баласы өчен барлык аналар шикелле борчылып. Җибәрми дә кала алмый. Йөргән таш кына шомара. Кызының бит әле кешеләр арасында яшисе бар.
- Быелгы программа ватанпәрвәрлеккә корылган, - ди Татарстан варислары берлеге рәисе - «Мирас»ның алыштыргысыз директоры Семен Федоров. - «Мирас»ка балалар гына түгел, педагог, әйдаманнар да бик сайлап, конкурс аша алына. «Мирас»лылар быел Кырым тарихын да өйрәнәчәк. Моның өчен ярымутрауның күп кенә шәһәрләре: Бакчасарай, Севастопольгә, Сапун-тауга кызыклы сәяхәтләр көтә. Экология елы уңаеннан да төрле чаралар планлаштырылган. Һәр ярату кайгыртудан башлана. Шул исәптән Ватанны ярату да - шуны да төшендерәсе иде. Балаларның сагынып, күңелсезләнеп торырга вакытлары калмас.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading