16+

Мисырда авиация фаҗигасендә һәлак булган пассажирларның мәетләрен Санкт-Петербургка алып кайттылар

Иртән һәлак булучыларның туганнары тарафыннан мәетләрне тану процедурасы башланды.

Иртән һәлак булучыларның туганнары тарафыннан мәетләрне тану процедурасы башланды.

Шарм-эль-Шейх - Петербург рейсының авиация фаҗигасендә һәлак булган пассажирлары мәетләренең беренчеләрен Мисырдан алып кайткан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы самолеты бүген иртәнге 6 тулганда Санкт-Петербургның Пулково аэропортына төшеп утырган, дип хәбәр итә "ТАСС".

Иртән һәлак булучыларның туганнары тарафыннан мәетләрне тану процедурасы башлана. Шулай ук бүген, шәһәр губернаторы Георгий Полтавченко алдан хәбәр иткәнчә, әлеге фаҗигадә гомере өзелгәннәрнең туганнарына компенсация түләү турында документлар имзаланачак.

Искәртеп үтик: "Когалымавиа" компаниясенең Шарм-эль-Шейхтан Санкт-Петербургка очкан "А-321" самолеты 31 октябрьдә Мисырда һәлакәткә юлыкты. Аның бортында 217 пассажир, шул исәптән 25 бала, һәм экипаж әгъзаларыннан 7 кеше булуы билгеле. Ни үкенеч, исән калучылар юк. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәсе буенча, пассажирлар арасында 132 петербурглы, Ленинград өлкәсендә яшәгән 46 кеше, Россиянең башка төбәкләрендә яшәгән 34 кеше, 4 украиналы һәм 1 беларуслы булган.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading