16+

Мисырга рейслар туктатылу белән бәйле рәвештә кайнар линия эшли башлады

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе Мисырга рейслар туктатылуы белән бәйле рәвештә кайнар линия ачты.

Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсе Мисырга рейслар туктатылуы белән бәйле рәвештә кайнар линия ачты.

Казанда яшәүчеләр кабул итү вакытында кызыксындырган сорауларын бирә алалар.

Аңлатулар алу өчен туристлар һәм пассажирлар 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 221-90-16 һәм 8 (917) 224-87-94 телефон номерларына мөрәҗәгать итә ала. Шулай ук гражданнар http://16.rospotrebnadzor.ru/virtual/feedback адресы буенча электрон мөрәҗәгать җибәрә алалар.

Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча кабул итүләр Казан шәһ., Большая Красная ур., 30 адресы буенча үтәчәк, дип хәбәр итә Идарәнең матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading