16+

Әстәгьфируллаһ! Мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үлгән

Голливуд актеры Мэтью Макконахиның әтисе мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үлгән. Бу хакта Мэтью “Яшел утлар” исемле автобиографик язмасында бәян иткән.

Әстәгьфируллаһ! Мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үлгән

Голливуд актеры Мэтью Макконахиның әтисе мәхәббәт белән шөгыльләнгәндә үлгән. Бу хакта Мэтью “Яшел утлар” исемле автобиографик язмасында бәян иткән.

Трагедия 1992 елда булган. Әтисенең үлеме турында Мэтьюга әнисе Кей хәбәр иткән. “Ул минем әтием иде. Аны әнидән башка берни дә, беркем дә үтерә алмады”, - дип язган актер.

Җенси якынлык кылган вакытта Джеймс Макконахиның йөрәге тоткан, ул йөрәк өянәгеннән үлгән. Актер әйтүенчә, моңа кадәр әтисе хатыны белән урын өстендә үләчәге турында әйткән. Тик Мэтью фикеренчә, әти-әнисенең үзара мөнәсәбәте бик катлаулы булган. Алар ике тапкыр аерылышып, өч тапкыр өйләнешкән.

Фото: pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading