16+

Мәктәптә китап эзләделәр

«Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды Казанның 7 нче коррекцион интернат-мәктәбендә укучы балаларга китап бәйрәме оештырды. Бәйрәмгә килгән күпчелек балалар ихластан шатланып, күңел ачтылар, белемнәрен эшкә җиктеләр. Китап бәйрәме театральләштерелгән тамашадан гыйбарәт иде. Әкият геройлары Василиса, Емеля һәм мәче, югалган тылсымлы китапны эзләргә дип, озын юлга чыктылар. Юлларында аларга карт Убыр, Шүрәле,...

«Бәхетле тарихлар» хәйрия фонды Казанның 7 нче коррекцион интернат-мәктәбендә укучы балаларга китап бәйрәме оештырды. Бәйрәмгә килгән күпчелек балалар ихластан шатланып, күңел ачтылар, белемнәрен эшкә җиктеләр. Китап бәйрәме театральләштерелгән тамашадан гыйбарәт иде. Әкият геройлары Василиса, Емеля һәм мәче, югалган тылсымлы китапны эзләргә дип, озын юлга чыктылар. Юлларында аларга карт Убыр, Шүрәле, Незнайка һәм башка әкият геройлары очрады. Ниһаять, геройларыбыз китаплар патшабикәсен очратты һәм китапны тапты. Әкият геройларына тылсымлы китапны табарга интернат укучылары да ярдәм итте, чөнки юлны дәвам итәр өчен, Василиса, Емеля һәм мәчегә күптөрле сорауларга җавап табарга кирәк иде. Моның өчен алар балаларга мөрәҗәгать итте. Китапны табу белән генә эш бетмәде - анда рәсемнәр юк икәнлеге ачыкланды. Шунлыктан балалар төркемнәргә бүленеп, пазл җыю тизлегендә көч сынашты. Бәйрәм дәвамында викториналар, бию­ләр, мастер-класслар һәм башка төрле уеннар ­уз­дырылды.

Әлеге бәйрәмнең төп максаты Халыкара балалар китаплары көне тарихы белән таныштыру иде. Бәйрәм азагында барлык балалар да 2 апрельдә китап көне икәнлеген белде, китапны яратырга һәм аның белән сак булырга әкият геройларына һәм патшабикәгә ант бирде. Бәйрәм барышында хәйрия фонды тарафыннан 7 нче интернат-мәктәп балаларына күп кенә кызыклы һәм мавыктыргыч китаплар тап­шырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading