16+

Мордовия мәгариф министры: "Азюрка мәктәбе укучылары җомга көннәрендә дәрес калдыра"

Мордовиянең Мәгариф министры Евгений Маркачев Азюрка (Белозерье) авылында җомга намазы вакытларында укучыларның дәрес калдыруы белән бәйле проблемалар булуын әйткән.

Мордовия мәгариф министры: "Азюрка мәктәбе укучылары җомга көннәрендә дәрес калдыра"

Мордовиянең Мәгариф министры Евгений Маркачев Азюрка (Белозерье) авылында җомга намазы вакытларында укучыларның дәрес калдыруы белән бәйле проблемалар булуын әйткән.

"Хәзерге вакытта мәктәпләрдә намаз укылмый. Ләкин мәктәпкә йөрешне анализлаганда, өлкән сыйныфларда укучы малайларның даими рәвештә җомга көнге дәресләрен калдыруы күренә", - дип сөйләгән чиновник.

Гыйнвар аеның уртасында Азюрка татар авылы мәктәп укучыларына һәм укытучыларына яулык ябу тыелу турында билгеле булды. Мәгариф министры Ольга Васильева очракны шәрехләп, укучылар үзләренең динен атрибутлар белән күрсәтмәскә тиеш, дип белдерде. Бу сүзләр Чечня башлыгы Рамзан Кадыров һәм Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин тарафыннан тәнкыйтьләнде.

Мордовиянең Иҗтимагый палата рәистәше Валерий Юрченков исә яулыкларны тыю карары Белозерье мәктәбендә радикаль идеологиягә таралырга ирек бирмәс өчен чыгарылды дип белдергән. Ул авылдагы җирле халыкның бер өлешенең исламның традицион булмаган формалары тарафдарлары булуын хәбәр иткән. Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында басылган фоторәсемнәргә сылтама ясаган. Бу фотоларда мәктәптә укучы кызлар гарәп илләренә хас кием элементларыннан, кулларында корал тотып басып тора.

Белозорье мәктәбе директоры Вера Липатова бу мәктәптә 1985 елдан укыта башлаган һәм "укытучыларның да, укучыларның дәрескә беркайчан яулыктан килмәүләрен" хәбәр иткән. "Яулыкларны өлкән яшьтәге хатын-кызлар гына кия иде. Ләкин туксанынчы еллар ахырында Белозерьеда яңа кешеләр барлыкка килде. Тиздән җирле халык яулык бәйли башлады", - дип искәрткән ул.

2015 елның 11 февралендә Россия Федерациясенең Югары суды Мордовия Хөкүмәтенең мәктәп укучыларына дини киемнәр, баш киенәре, шул исәптән, хиҗапны киеп йөрүне тыя торган карарын законлы дип тапкан.

Шул ук вакытта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштырулар Россия халкының мәктәпләрдә дини атрибутлар киеп йөргән кешеләргә түземрәк карый башлаганын ачыклаган. Аларның мәгълүматлары буенча, халыкның 47 проценты монда бернинди кркыныч әйбер юк дип саный.



"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading