16+

Мошенниклар Футбол буенча дөнья чемпионатына «капкын» әзерли башлаган

Мошенниклар Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәрләрдә «капкыннар» әзерли, дип хәбәр итә «Коммерсант».

Мошенниклар Футбол буенча дөнья чемпионаты узачак шәһәрләрдә «капкыннар» әзерли, дип хәбәр итә «Коммерсант».

Хокук саклау органнары бәйрәм чаралары вакытында банк карталары аша акча урлау очраклары артыр дип фаразлый. Мошенникларның кеше күп йөри торган урыннарга ялган банкоматлар урнаштырулары бар.

Кулланыштан алынган банкоматларны алар инде төрле юллар белән күпләп сатып ала башлаганнар. Гадәттә, мондый банкоматларга картаны керткәч, экранда «хезмәт күрсәтә алмыйбыз» дигән хәбәр язылып чыга. Шул рәвешле оста мошенниклар картадагы акчаларны үз счетларына күчерә. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, мондый очракларда югалган акчаларны кире кайтару мөмкин түгел диярлек. Күбесенчә туристлар ялган терминал корбаны була икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading