16+

Мөселман эшкуарлары “Мөхәммәдия” шәкертләренә Коръән тәрҗемәләрен бүләк итте

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 10-нчы көнендә (27-нче октябрьдә), Мәүлид аенда Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре «Мөхәммәдия» Казан мәдрәсәсе шәкертләренә нәзарәт әзерләп бастырган 200 данәдән артык «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын бүләк итеп тапшырды.

Мөселман эшкуарлары “Мөхәммәдия” шәкертләренә Коръән тәрҗемәләрен бүләк итте

Бүген, рабигыль-әүвәл аеның 10-нчы көнендә (27-нче октябрьдә), Мәүлид аенда Россия Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы «Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды вәкилләре «Мөхәммәдия» Казан мәдрәсәсе шәкертләренә нәзарәт әзерләп бастырган 200 данәдән артык «Калям Шариф. Перевод смыслов» һәм “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” басмаларын бүләк итеп тапшырды.

Әлеге басмаларны нәшер итү чыгымнарын үз өсләренә алып, хәйриячеләр мәдрәсәнең көндезге уку бүлегендә укучы барлык шәкертләрне Коръәннең асыл мәгънәви тәрҗемәсен һәм оригиналь текстын үз эченә алган фундаменталь хезмәтләр белән тәэмин итте. Бер китапның бәясе 1800 сум тора.

Ассоциациянең хәйрия юнәлеше координаторы Морат Әхмәров билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясе каршындагы “Киләчәккә ышаныч белән” хәйрия оешмасы, мөселман эшмәкәрләре ярдәме белән, шәкертләр Коръәннең мәгънәви тәрҗемәләрен өйрәнсеннәр һәм белемнәрен тирәнәйтсеннәр өчен, әлеге китапны бүләк итеп бирергә карар кылган. “Без мөселман уку йортларына һәм ислам мәгарифенә ярдәм итүне үз бурычыбыз дип саныйбыз, чөнки ислам мәгарифен үстерүдән җәмгыятьнең күп кенә бүгенге проблемаларын хәл итү тора”, – диде ул.

Россия Федерациясе Мөселман эшкуарлары ассоциациясенең башкарма директоры Марсель Сабиров сүзләренә караганда, "Киләчәккә ышаныч белән" хәйрия фонды вәкилләренең башлангычы мәдрәсәләргә, галимнәргә, остазларга һәм шәкертләргә – ислам турында белемнәрне алучыларга һәм таратучыларга – меценатлык ярдәме күрсәтү буенча күпгасырлык татар традицияләрен торгызу үрнәге булды. ХХ гасыр башында татарлар арасында милли һәм дини мәгарифне үстерүдә татар хәйриячеләре зур роль уйнаган, алар халык тормышында актив катнашкан һәм үз диннәренең рухи-әхлакый үсеше проблемаларын хәл итүдә ярдәм итәргә әзер торган, дип искәртте ул.

– Сез – безнең киләчәгебез, сез безнең балаларыбызны, оныкларыбызны укытачаксыз, – дип мөрәҗәгать итте Марсель хәзрәт шәкертләргә. – Сез җәмгыятебезгә нинди әхлакый кыйммәтләр алып керүдән Россиядә татар халкының һәм исламның язмышы тора.

Белешмә.

Россия Федерациясе мөселман эшкуарлары ассоциациясе – Россия мөселман эшмәкәрләрен берләштерүче платформа. 2020 елның 25 сентябренә Россиянең 46 төбәгеннән әлеге Ассоциациядә 4672 әгъза һәм партнер теркәлү узган.

Татар һәм рус телләрендә дөнья күргән “Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә” һәм “Калям Шариф. Перевод смыслов” басмалары ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәләре булып тора, алар Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрде. Коръән мәгънәләренең мөфтият әзерләгән тәрҗемәсе үзенең төгәллеге белән аерылып тора һәм Кәлам Шәрифнең төп нөсхәсенең (оригиналының) синтаксик конструкциясенә һәм лексик составына мөмкин кадәр якын итеп китерелә. Бу исә укучыны мәгънәви ялгышлардан саклый. Укучыларга уңайлы һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басманың текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә татар һәм рус телләренә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларын, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, тәфсирнең һәр битендә Коръәннең тәрҗемә ителгән өлешенең оригиналь тексты да урнаштырылган. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе текстлары турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading