16+

Мөселман телевидениесе булачак

10 июльдә «Летай» операторыннан кәрәзле элемтә өчен махсус «Азан» дигән тариф планы гамәлгә керә. Әлеге тарифта абонентны иртәнге намазга уяту хезмәте, шалтырату тавышы урынына мөнәҗәтләр, мөселман календареның мөһим даталары турында хәбәр бирү, хәдисләр һәм төрле бәйрәмнәр уңаеннан, Татарстан мөфтие исеменнән котлау белән смс-хәбәрләр җибәрү каралган. «Яңа медиапроектларны гамәлгә ашыру» темасына...

- Иртәнге намазга уяныр өчен будильник куеп азапланып та торасы юк, вакыты җиткәч, ул сине үзе уята, - диде ул.

Матбугат очрашуы кысаларында Татарстан мөфтие белән «Таттелеком» ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куйды.

- Әгәр яшьләр интернетка кереп киткән икән, без дә алардан калышмаска тиеш. Интернет ул - Аллаһы Тәгалә биргән әйбер, динне таратуда аны файдалану кирәк, - диде Камил хәзрәт.

Аның сүзләренчә, «Азан» тариф планы Шиһабетдин Мәрҗанинең 200 еллыгы уңаена туры китереп эшләнелгән. Ул сим-картаның бизәлешендә дә чагыла, анда татар мәгърифәтчесе Мәрҗанинең рәсеме сурәтләнгән.

Мөфтият белән «Таттелеком» арасындагы хезмәттәшлек моның белән генә чикләнми. Уртак проектлар булып шулай ук кабельле челтәрдә эшләп килүче мөселман радиосы һәм телевидениесе тора. Сынаулы шартларда «Летай» абонентларының кабель телевидениесендә эфирга чыккан «Азан» радиосы, рәсми рәвештә, 2017 елның сентябреннән эшли башлаячак. «Хозур ТВ» мөселман телевидениесе проектын исә ел азагында гамәлгә ашырырга планлаштырыла. Телевидениенең үз студиясе, үз кадрлары булачак.

Лотфулла Шәфигуллин әйтүенчә, дин турында дөрес мәгълүмат биргән, аның асылын төшендергән, традицион исламның күркәм кыйммәтләрен популярлаштырган махсус масс-медиа булдыру ихтыяҗыннан эшләнгән проектлар бу.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading