16+

Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты кызыклы проект башлап җибәргән

8 март уңаеннан Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты кызыклы проект башлап җибәргән. Эштә, укуда, эшлекле киңәшмәдә кешегә атасының исеме белән әйтергә ияләшкән без. Танылган шәхесләрнең дә атасының исемнәрен яттан беләбез. Ә аларга тормыш биргән аналарның исеме никтер игътибар үзәгендә түгел. Бу "хата"ны төзәтеп була: 8mamarta.ru сайтында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бер...

8 март уңаеннан Мәскәү шәһәренең мәдәният департаменты кызыклы проект башлап җибәргән. Эштә, укуда, эшлекле киңәшмәдә кешегә атасының исеме белән әйтергә ияләшкән без. Танылган шәхесләрнең дә атасының исемнәрен яттан беләбез. Ә аларга тормыш биргән аналарның исеме никтер игътибар үзәгендә түгел. Бу "хата"ны төзәтеп була: 8mamarta.ru сайтында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бер атна дәвамында әтисенең исемен әнисенең исеменә үзгәртә ала. Проект кысаларында һәркем сайтта фотосын урнаштыра һәм аның астына үз исеме белән анасының исемен яза. Шунда ук 8 март уңаеннан әниләргә интернет аша бәйрәм открыткасы да җибәреп була. Мәскәү шәһәренең паркларында кайбер танылган шәхесләрнең һәйкәлләрендәге аталарының исемен дә вакытлыча аналарының исеменә алмаштырачаклар. Бу акция аналарны олылау, аларның исемен мәңгеләштерү нияте белән уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading