16+

Мәскәү татарлары турында төшерелгән “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” трейлеры тиздән тамашачы хозурына тәкъдим ителә (ФОТО, ВИДЕО)

2016 елның 24 февралендә Мәскәүдә "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дип исемләнгән фильмны тәкъдим итәләр.

2016 елның 24 февралендә Мәскәүдә "Мәхәббәт - ул йөрәк эше" дип исемләнгән фильмны тәкъдим итәләр.

Әлеге тулы метражлы нәфис фильмны талантлы яшь режиссер Гаяр Нуриманов өч ел дәвамында үз акчасына төшерә.

Киң катлам тамашачыга исәпләнгән 120 минут дәвам итүче әлеге фильмдагы төп рольләрне Римма Галләмова, Тимур Хәмитов, Мәрьям Сәлахова, Радик Яруллин, Динара Әлимова башкара.



...Өеңдә бәрәкәт, яныңда газиз балаң, сине яраткан ирең булганда, теләсә кем сине бәхетле хатын-кыз, дип атый. Алия һәм Дамир гаиләсендә дә барысы да җайгына барганда, Алиягә иренең автокатастрофада һәлак булганлыгы турында хәбәр итәләр. Бер мизгелдә аның тормышы асты-өскә килә. Ханым кызы белән генә кала. Иренең һәлак булганын аңларга да өлгерми, Алия сәер хат таба, шуннан соң иренең үлеме очраклылык түгеллеген аңлый...


- Әлеге фильм идеясен мин күңелемдә бик озак йөрттем. Һәм, ниһаять, аны тамашачыларга да күрсәтергә телим. Без кайвакыт әйләнә-тирәбездә бернәрсә дә күрмибез, иң якын кешеләребезне дә рәнҗетәбез. Минем кинокартинам гаилә кыйммәтләрен саклап калуга багышлана, - ди фильмның режиссеры Гаяр Нуриманов.

"Мәхәббәт - ул йөрәк эше" - Гаяр Нуримановның дебют эше, 16 яшьтән өлкәнрәк урыс телле аудиториягә исәпләнгән Мәскәүдә төшерелгән беренче татар фильмы. Фильм субтитрлар белән барачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading