16+

Әмәт бистәсе мәчетендә һәр җомга саен хатын-кызлар өчен гаилә дәресләре уза

Танылган дәгъватчы, тәҗрибәле педагог һәм гаилә консультанты Гөлфия Гайнетдинова Әмәт бистәсенең “Өмет” мәчетендә һәр атнаның җомга кичендә – сәгать 6дан 8гә кадәр кызлар һәм ханымнар өчен бушлай гаилә дәресләре алып бара. Гөлфия ханым сүзләренчә, республикада һәр ике гаиләнең берсе таркала, аерылышулар хәзер мөселман гаиләләренә дә хас күренеш.

– Моның сәбәпләре төрле, әлбәттә, әмма низагларның күбесе гыйлемсезлектән килеп чыга. Гаилә кору – ифрат дәрәҗәдә җаваплы эш. Әзерлексез килеш берничек тә нык гаилә корып булмый. Бигрәк тә кыз баланы гаилә тормышына әзерләү бик мөһим. Пәйгамбәребез тормышыннан тәүлекнең 24 сәгате буена һәр ситуациягә җитәрлек әзер рецептлар бар. Аннары мәгърифәтчеләребезнең мирасын, бигрәк тә Ризаэддин Фәхретдин хезмәтләрен файдаланам. Кызларны табиблар белән дә очраштырам, бергәләп төрле фильмнар карыйбыз, тренинглар үткәрәбез. Гомумән, тормышта нинди көтелмәгән ситуацияләр килеп чыгарга мөмкин һәм аларны ничек хәл итәргә – шуларны өйрәнәбез.  Гаиләләр нык булса, җәмгыятебез дә нык була. Аннары мөселман гаиләсе һәрьяктан үрнәк булырга тиеш. Шуңа күрә иргә дә, хатын-кызга да гыйлем алу – беренче чираттагы бурыч, ул гыйлемнәр кешене гомер буе озатып барачак, чөнки без тормыш юлында берничә төрле роль башкарабыз: ир һәм хатын булабыз, ата-ана, әби-бабай да, каенана-каената да. Ир-хатын арасын психологлар гына да төзәтеп бетерә алмый, монда тормыш тәҗрибәсе һәм, әлбәттә, даими уку, өйрәнү кирәк, – дип сөйли дәресләр алып баручы Гөлфия Гайнетдинова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading