16+

Муса Җәлил исемендәге премия ияләре билгеле булды

Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе ияләре ачыкланды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп баллны шагыйрь Рәмис Әймәт җыйган.

Татарстанның Муса Җәлил исемендәге премиясе ияләре ачыкланды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә иң күп баллны шагыйрь Рәмис Әймәт җыйган.

Узган атнада Муса Җәлил исемендәге Республика премиясенең 2017 елдагы ияләрен ачыклау буенча беренче утырыш үткән иде. Анда тавыш бирү нәтиҗәсендә икенче этапка унбер кандидат чыгарылды. Шулардан дүртесе хәлиткеч тавыш бирү нәтиҗәсендә җиңүче дип игълан ителде. Алар: шагыйрь Рәмис Әймәт, К.Тинчурин исемендәге театр артистлары Артем Пискунов белән Резедә Сәләхова, «Иҗади яшьләр академиясе» иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстаннан Марат Шәрипов.

Билгеле булганча, әлеге премия ике елга бер бирелә. 2015 елда аңа «Идел» яшьләр үзәге, Луиза Янсуар белән Рөстәм Галиуллин, Эльмир Низамов һәм Александра Буховец ия булган иде. Премиянең күләме - 200 мең сум.


"Идел"


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading