16+

Мутко Олимпия уеннарында катнашуны тыйганнар

Халыкара Олимпия уеннары комитеты Россия Федерациясе Вице-премьеры Виталий Мутко белән Россия Спорт министрының элекеге урынбасары Юрий Нагорныхка ярышларда катнашуны тыйган. Алар Олимпия уеннарына үлгәнче бара алмаячак.

Бүген комитет Россия җыелмасын Пхенчхандагы Уеннарга кертергә ризалык биргән. Ярышларда бары тик допинг кулланмаганын дәлилләгән спортчылар гына катнаша ала. Ләкин спортчылар нейтраль флаг астында чыгыш ясаячаклар, алар өчен нейтраль форма да әзерләнә. Россия олимпия комитеты эше вакытлыча туктатылган.

Олимпия уеннары 2018 елның 9 – 25 февраль аралыгында барачак.

Фото: meduza.io

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading