16+

«Музейга йөрергә өйрәнергә кирәк»

Театр-музейларга йөрүчеләрнең саны арткан. Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский әйтүенчә, музейларга йөрү – ял итүнең яңа формасы, ул акрынлап модага кереп бара. Ә сез музейларга йөрисезме?

«Музейга йөрергә өйрәнергә кирәк»

Театр-музейларга йөрүчеләрнең саны арткан. Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский әйтүенчә, музейларга йөрү – ял итүнең яңа формасы, ул акрынлап модага кереп бара. Ә сез музейларга йөрисезме?

Дамир Хәйретдинов, Чаллы:
– Әйтергә дә оят, барганым юк. Музейга йөрергә өйрәнергә кирәк әле безгә. Концертка, театрга да хатын билет алып кайтса гына барам.
Дилә Нигъмәтуллина, җырчы:
– Чит шәһәрләргә, илләргә баргач, музейларга керми калмыйм. Үзебезнең музейларга махсус карап кайтыйм әле дип барганым юк. Читтәге гел кызыграк булып тоела бит инде ул, югыйсә Казаныбызда да бай музейлар бик күп. Күптән түгел генә дуслар белән экскурсовод алып, автобуска утырып, Казан буенча экскурсиягә чыгарга кирәк дигән фикергә килдек.
Резедә Сәләхова, Тинчурин театры артисты:
– Бала белән декрет ялына чыкканчы, Кремль музей-тыюлыгына еш йөрдек. Анда күргәзмәләр еш алышынып тора, һәм барысы да кызыклы иде. Халыкның күпләп театр-музейларга йөри башлавы – сөенечле хәл. Димәк, алар сәнгатькә, матурлыкка омтыла. Күңелләре шуңа тартыла.

Фото: osd.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading