16+

Музейларның ишекләре көндез генә түгел, төнлә дә ачык

Элек музейларда кычкырып сөйләшергә дә, экспонатларга кул белән кагылырга да ярамый иде. Хәзер кагыйдәләр үзгәрде. Төрле сәнгать чаралары еш уздырыла бүген тарих өендә: җыр, шигырьләр, көйләр дә еш яңгырый. Татарстан дәүләт милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова оештыра һәм алып бара торган «Әдәби салон»нар моның ачык мисалы.

Элек музейларда кычкырып сөйләшергә дә, экспонатларга кул белән кагылырга да ярамый иде. Хәзер кагыйдәләр үзгәрде. Төрле сәнгать чаралары еш уздырыла бүген тарих өендә: җыр, шигырьләр, көйләр дә еш яңгырый. Татарстан дәүләт милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре Флюра Дәминова оештыра һәм алып бара торган «Әдәби салон»нар моның ачык мисалы.

Тагын шунысы мактаулы: замана музейларының ишекләре көндез генә түгел, төнлә дә ачык, «Сәнгать төннәре», «Музей төн­нәре» даими үткәрелә. Әле күптән түгел генә, шундый «Сәнгать төне» кысаларында, бу музейда кызыклы чара үтте. «Визит пожилого джентельмена» кинофильмы турында кызыклы һәм истә калырлык әңгәмә-кичә булды. Фильм Василий Аксеновның 75 яшьлек юбилеена багышлап, Казан мэры Илсур Метшин инициативасы белән эшләнгән булган. Анда язу­чының Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет академия театрында 2007 елда үткән юбилеенда катнашкан Белла Ахмадуллина, Андрей Макаревич, Андрей Вознесенский төшкән кадрлар Васи­лий Аксеновның әти-әнисе язмышы белән үрелеп бара.
 Республиканың танылган кино белгече Әдилә Хәйбуллина бу фильмны җентекләп анализлады һәм үз фикерләре белән дә уртаклашты. Башкалабызның Аксенов музее директоры урынбасары Юлия Хөсәенова музей тарихы белән таныштырды.

Әлеге кичә сәнгатьнең төрле төрләрен бергә берләштерде. Аерым кинога багышланган булса да, анда Татарстанның халык рәссамы, Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Зөфәр Гыймаев та катнашты. Ул юбилей алдыннан Василий Аксеновның портретын ясаган булган, шуны тамашачыларга күрсәтте, язылу тарихын сөйләде.
 Василий Аксенов белән Рөстәм Кутуйның балачаклары бер ишегалдында узган. Республикабызда үтәчәк «Кутуй-фест»ның режиссер-оештыручысы Маргарита Небальсина әлеге ике зур шәхеснең дуслыгы турында тамашачыларга җиткерде, булачак чараның программасы белән таныштырды.
 Музейның даими кунагы, бүгенге чараның да тамашачысы Сәйдә апа Аппакова бу юлы буш кул белән килмәгән иде – музейга үзенең ике томлык китабын бүләк итеп калдырды.

 

Фото: kudamoscow.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading