16+

Надежда Бабкина төркемендә чыгыш ясаучы Татарстан музыкантының үлеме сәбәбе ачыкланган

Надежда Бабкина төркемендә эшләүче 41 яшьлек виртуоз балалайкачы Дмитрий Калининның гомере өзелгән.

Надежда Бабкина төркемендә чыгыш ясаучы Татарстан музыкантының үлеме сәбәбе ачыкланган

Надежда Бабкина төркемендә эшләүче 41 яшьлек виртуоз балалайкачы Дмитрий Калининның гомере өзелгән.

Музыкант бәйрәм көннәре алдыннан «Русская песня» театрыннан чыккач, югалган. Өч көн эзләгәннән соң  - 31 декабрьдә, аның мәетен тапканнар. Артистның йөрәгенә ике тапкыр пычык белән кадаудан үлгәнлеге ачыкланган.

Якташыбыз Дмитрий Чаллының 32 мәктәбендә, 6 музыка мәктәбендә, сәнгать училищесында белем алган. Соңрак Собинов исемендәге Саратов консерватриясен тәмамлаган. Соңгы елларда Надежда Бабкина җитәкчелегендәге «Русская песня» театрында чыгыш ясаган. Дмитрий Калинин Россиядә беренчеләрдән булып, дөньяга танылган музыкаль хитларны электрон эшкәртү белән шөгыльләнә башлаган.

Иртәгә, 5 гыйнварда, Чаллының Open-City ресторанында Дмитрий Калининны искә алу кичәсе була.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading