16+

Һөнәрләре дә, сәләтләре дә бар

Урамга яз исе таралуга студентлар иҗат дөньясында кайный башлый. Югары уку йортлары «Студентлар язына» әзерләнсә, урта һөнәри белем бирү учрежденияләре «Язгы тамчы» («Весенняя капель») фестивален каршылый.

Һөнәрләре дә, сәләтләре дә бар

Урамга яз исе таралуга студентлар иҗат дөньясында кайный башлый. Югары уку йортлары «Студентлар язына» әзерләнсә, урта һөнәри белем бирү учрежденияләре «Язгы тамчы» («Весенняя капель») фестивален каршылый.

Соңгысының бу көннәрдә (14-16 март) Казандагы зона этабы уза. Өч көн дәвамында 28 коллектив финалга юллама өчен көрәшә.

«Язгы тамчы» фестивале инде 21нче тапкыр көллият һәм техникум студентларын үзенә җыя. Ике дистә ел эчендә аның үз традицияләре, язылмаган кануннары формалашты. Быелгы чараның тематикасы «Безнең дөнья. Минем җирем» («Наш Мир. Моя Земля») атала. Оештыручылар сүзләренчә, мондый абстракт тема катнашучыларга иҗади мөмкинлекләрен төрле өлкәдә сынап карарга ярдәм итәргә тиеш. Бу теманы һәркем үзенчә аңлый бит. Шуңа да сәхнәдә төрледән-төрле бер-берсенә бөтенләй охшамаган номерлар очратырга була иде.

Әйтик, Тимирясов исемендәге Казан инновация университеты студентлары рус язучысы Н.В.Гогольның «Вечера на хуторе Близ Диканьки» әсәренә алынган. Фантастик әсәрнең кыскача эчтәлеген алар җыр-биюләр, театраль күренешләр ярдәмендә 20 минут эчендә сөйләп бирде. Шунысы үзенчәлекле, студентлар чыгышларында заманча элементлар да кертергә онытмаган. Әсәр тематикасына туры китереп эшләнгән мода күренешләре, рус халык җырларына бит-бокс кушып башкарулары белән жюри әгъзаларының күңеленә үтеп керә алды алар.

Казан шәһәренең Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе урынбасары Марат Уразаев сүзләренчә, быел фестиваль бөтенләй яңа форматта үтә.
- Быелдан Казан көллиятләре республика уку йортлары белән ярыша башлады. Бу яңалык аларның чыгышын тагын да камилрәк итәр, фестиваль өчен яңа мөмкинлекләр ачар, - диде ул.

Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте чыгышы башкалардан укытучыларга хас булган "тәртипле" номерлары белән аерылып торды. Узган елны фестивальдә беренче урын алган көллият, быел милли тематикага өстенлек биргән. Максатлары - Гран-при алу.

- Биредә без иң зур коллектив. Фестивальгә 70 сәләтле студентларыбызны әзерләдек. Татар халык җырлары, биюләре аша халкыбызның бай мирасын күрсәтәсебез килә, - диде көллиятнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлнара Гарипова.

Булачак укытучылар заманча алымнарны да онытмаган. Чыгышлары алдыннан көллиятләре турында кызыклы "лазер-шоу" оештырдылар. Ә укытучы һөнәренең үзенчәлеген заманча бию аша күрсәттеләр. Мондый сәләтле, максатчан яшь мөгалимнәргә балаларыңны ышанып тапшырырга була икән!

Г.Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумы егетләре сәхнәдә бик чая күренсәләр дә, журналистлар алдында бераз каушап калдылар. Алар да милли җыр-биюләр әзерләгән иде.
- Авыл хуҗалыгы көллияте булсак та, укуыбыз иҗат белән бергә үрелеп бара. Ел саен һәр төркем иҗади номер әзерләргә тиеш. Менә шунда иң сәләтле студентларны сайлап алып төрле бәйгеләргә әзерлиләр дә инде, - ди көллиятнең IV курс студенты Рәмис Фазылҗанов. Иҗаттан тыш ул әле спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт таба.

- Бу фестивальдә ел саен катнашабыз. Вокал буенча чыгышларыбыз көчле. Узган ел гына техникумда ремонт булу сәбәпле студентларны тиешле дәрәҗәдә әзерли алмадык. Ә болай гел алдынгы урыннарда без. Иҗат студентларга буш вакытларын файдалы үткәрү мөмкинлеге, - диде җитәкчеләре Габделәхәт Шакиров.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading