16+

Нәрсә ул блокчейн һәм биткоин?

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин республика халкына әлегә «биткоин» шаукымына бирелмәскә, аферистлар капкынына эләкмәскә киңәш итте.

Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин республика халкына әлегә «биткоин» шаукымына бирелмәскә, аферистлар капкынына эләкмәскә киңәш итте.

Нинди нәрсә соң ул? «Блокчейн» сүзе интернет челтәрендә гомум серверга тоташмаган «мәгълүмат базасы» мәгънәсен аңлата. Анда мәгълүмат төеннәр (блок) теземеннән тора, блоктан-блокка үзеңнең шәхси паролең белән күченәсең. Биткоин-блокчейн, ягъни электрон мәгълүмат базасындагы виртуаль акча-валюта. Бит (bit) - мәгълүмат берәмлеге, ә коин (coin) монета дигән сүз. Блокчейн мәгълүмат базасында хәрәкәтләнүче криптовалюталар: Bitcoin, Ethereum, Ripple, EOS, Litecoin, NEM, Dash, IOTA, Monero.

- Россиядә криптовалюталар белән финанс эшчәнлеге алып бару закон һәм норматив документлар белән расланмаган. Үзәк Банк идарәсе рәисе Эльвира Нәбиуллина илебездә криптовалюталарны кулланышка кертүгә гомумән каршы, - диде Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының хокук мәсьәләләре, җәмәгатьчелек контроле һәм законнар әзерләүгә экспертиза буенча комиссиясе рәисе Илнар Гирфанов.

Нидерланд дәүләтендә кибетләрдә инде криптовалюта белән түләү башкарыла. АКШ, Япония, Германия, Франция, Люксембург, Сингапур, Эстония криптовалюталарны рәсми рәвештә таныган.
Иҗтимагый палата блокчейн технологияләр темасына оештырган «түгәрәк өстәл»дә Казанның консалтинг компаниясе белгече Рөстәм Терехов сөйләгәнчә, хәзер дөньяда 10 миллион кеше криптовалюталар белән эшчәнлек йөртә. Россиядә андыйлар 200 мең кеше дип уйланыла.

- Яңа технологияләргә тагылып, аферистлар да барлыкка килергә мөмкин. Блокчейн халыкка бер җәфа булып төшмәсен иде, - диде Рөстәм Терехов.

- Криптовалютага санкцияләр куркыныч түгел. Виртуаль валюталар белән финанс эшчәнлеген, алыш-бирешне Россиядә тизрәк раслыйсы иде. Акчаларның күзгә күренмичә чит илгә китүе ихтимал, - дип шикләнүен белдерде Казанның Blockchain Club вәкиле Максим Корбангалиев.
«АК БАРС» банкының инновацион үсеш офисы җитәкчесе Дамир Галиев аңлатканча, виртуаль валюталарны биржаларда чын акчага сатып алырга кирәк.
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин шушы адымга бармаска, ягъни чын акчага криптовалюта сатып алмаска, «бер ай эчендә миллионер буласың» дип сайраучы «белгечләргә» ышанмаска чакырды. Блокчейндагы, ягъни виртуаль яссылыктагы акча янчыгыңны, шулай ук парольләреңне югалтсаң, виртуаль акчаларыңнан да колак кагасың. Интернет челтәрендәге чиксез пәрәвездән криптовалюталар янчыгыңны эзләп таба алмаячаксың.

Кәрәзле телефон яки транспорт картасы кебек рәсми криптоагентлыклар оештырылгач кына виртуаль акчалар белән ышанычлы төстә финанс эшчәнлеге алып барып булачак. «Түгәрәк өстәл» киңәшмәсенә йомгак ясап, Илнар Гирфанов: «Халык блокчейн технологияләр турында белем туплый торсын. Аңлатмалар һәм хәбәрләр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы сайтында да биреп барылачак», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading