16+

Ольга Граф беренче булып Олимпиададан баш тартты

Моңарчы әле Халыкара Олимпия комитеты гына теге яки бу спортчының Пхёнчханда катнашу-катнашмавын хәл итә иде.

Моңарчы әле Халыкара Олимпия комитеты гына теге яки бу спортчының Пхёнчханда катнашу-катнашмавын хәл итә иде.

Ә тимераякта узышу остасы Ольга Граф, ярышларда катнашу хокукы бирелүгә карамастан, герб-флагсыз чыгыш ясаудан баш тартты. Сочи Олимпиадасында ул җыелма команда өчен иң беренче алтынны алган булса, быел, үзе теләп, Олимпия уеннарыннан баш тартучы беренче Россия спортчысы.

– Мине «чиста» спортчы дип тануларына шатмын, әмма командада яртысыннан күбрәге катнашмавы минем өчен бик күңелсез хәл. Мин аларның допинг кулланмауларыннан шикләнмим. Аларга ярышларда катнашырга рөхсәт ителмәгән икән, димәк, минем Олимпия пьедесталы өчен көрәшем чынга ашмаячак, – дип белдергән спортчы.
Ольга Граф башкаларга үрнәк булачакмы? Биатлончыларга, мәсәлән, уңыш бик нык елмайганда гына ниндидер уңышка ирешә алачак, диләр белгечләр. Графка ияреп, уеннардан баш тартсалар, аларның тарихка кереп калу мөмкинлеге зуррак.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading