16+

Олимпия уеннарына 60 процентка якын билет сатылган

2018 елда Көньяк Кореянең Пхёнчхан шәһәрендә узачак Олимпия уеннарына 60 процентка якын билет сатылган. Бу хакта Yonhaр агентлыгына сылтама белән gazeta.ru хәбәр итә.

2018 елда Көньяк Кореянең Пхёнчхан шәһәрендә узачак Олимпия уеннарына 60 процентка якын билет сатылган. Бу хакта Yonhaр агентлыгына сылтама белән gazeta.ru хәбәр итә.

Тамашачылар 1,07 млн билетның 665 мең чамасын сатып алган. Агентлык мәгълүматлары буенча, ярышларга билетлар начар сатылган, әмма Олимпия уты эстафетасыннан соң сату сизелерлек арткан. Әлегә спортның иң популяр төре тау чаңгысы ярышлары, шулай ук чаңгы ярышлары, шорт-трек һәм бобслей.

Кышкы Олимпиада 9-25 февральдә Көньяк Кореянең Пхёнчхан шәһәрендә узачак. 5 декабрьдә Халыкара Олимпия комитеты башкарма комитеты россиялеләргә ил флагы астында чыгыш ясауны тыйды, әмма чиста спортчыларга Көньяк Кореягә бару мөмкинлеген тудырды, алар ярышларга Олимпия флагы астында чыгачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading