16+

Өлкән кеше юлда саграк йөри

Республикада 60 яшьтән узган 60 меңнән артык машина йөртүче исәпләнә. Руль артында өлкән яшьтәге кешеләрне күрү гаҗәп тоелса да, статистика буенча автомобильне иң сак йөртүче алар икән.

Өлкән кеше юлда саграк йөри

Республикада 60 яшьтән узган 60 меңнән артык машина йөртүче исәпләнә. Руль артында өлкән яшьтәге кешеләрне күрү гаҗәп тоелса да, статистика буенча автомобильне иң сак йөртүче алар икән.

Өлкәннәр катнашында юл һәлакәтләре дә сирәк очрый. Игътибарлы булулары, юл кагыйдәләрен белеп, сак йөрүләре белән өлкәннәр күпләргә үрнәк. Менә инде тугызынчы тапкыр өлкәннәр көне уңаеннан уздырыла торган машина йөртү осталыгы буенча республика бәйгесе моңа дәлил булып тора.

Беренче елларда бәйгедә бары 20 кеше генә катнашкан булган, быел исә конкурсантлар саны – 37. Алар арасында дүрт хатын-кыз да бар. Шуларның берсе – Лариса Пашкова. Ул Яшел Үзәннән. Машина йөртү стажы – 28 ел. Бәйгедә инде дүртенче тапкыр катнаша икән. Былтыр яхшы нәтиҗә күрсәтеп, икенче урынны алган булган.Катнашучылар ЮХИДИ территориясендә төрле күнегүләр күрсәтергә, теория буенча имтихан тотарга тиеш. “Хатын-кыз әни икән, ул йөргәндә икеләтә сак булачак. Мин үзем дә биш бала анасы, шуңа да куркынычсызлык минем өчен һәрчак беренче урында булды”, – ди Лариса ханым.

Ул белгечлеге буенча төзүче. Юл һәлакәтләрен булдырмый калу өчен беренче чиратта игътибарлы булу кирәк, дип саный. “Шулай ук юл билгеләренә карарга да онытмаска кирәк, юлда бер-береңне хөрмәт итү дә мөһим. Тагын бер истә тотарга кирәклесе – “3 Д” кагыйдәсе – “Дай дураку дорогу”. Соңгы арада мондый юләрләр юлда күбәйде. Зур тизлек белән йөрүче, кагыйдәләрне белмәүче, руль артында кыланмышлары белән нидер расларга теләүче мәгънәсез машина йөртүчеләргә юл бирергә тырышам”, – ди Лариса ханым.

Казаннан Элфак абый Мифтаховка 77 яшь. Иң өлкән катнашучыларның берсе ул. Машина йөртү тәҗрибәсе 55 елдан артык. Бәйгедә өч тапкыр беренче урынны яулаган. Белгечлеге буенча инженер конструктор. “Бер тапкыр да юл һәлакәтенә очраганым булмады”, – ди Элфак абый . Иң мөһиме – юлда килеп чыккан проблемаларны юл һәлакәтенә җиткермәскә кирәк , дип саный ул. “Күп нәрсә тәртиптән тора, кагыйдәләрне белү бер хәл, кешенең тормышында тәртип булырга тиеш. Мин хаклы дип дәлилләргә тырышудан мәгънә юк, кайчакта хаклы икәнеңне белсәң дә, юл бирегә туры килә. Хаклы булып инвалид калудан кемгә файда? Күп нәрсә тәҗрибә белән килә, машинада йөрүче өлкәннәрне ихтирам итәргә кирәк. Пенсиягә чыккач, тормыш бетми, барысы да башлана гына. Өлкән кешеләргә бакчага барырга, оныкларын йөртергә машина кирәк. Автомобильне кайчан куярга кирәклеген һәр өлкән кеше үзе хәл итә. Минем тагын бер үзенчәлегем – һәрчак бары үзебездә җитештерелгән машинада гына йөрим”, – ди Элфак абый.

Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә юл куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Рушан Шакиров исә әлеге бәйгене федераль дәрәрәҗәгә чыгарырга кирәк, дип саный. Өлкәннәрнең сак йөрүләре нәтиҗәсендә юл һәлакәтләре кимүе дә күзәтелә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading