16+

Отар бистәсендә янгын

Бүген төштән соң Отар бистәсендә көчле янгын чыккан.

Бүген төштән соң Отар бистәсендә көчле янгын чыккан.

Идел ярына причалга килеп туктаган йөк судносында төзекләндерү эшләре башкарганнар. Эретеп-ябыштыру вакытында судноның май цистернасына зыян килеп, ул шартлаган. Янгын нәтиҗәсендә 40 квадрат метр мәйдан зыян күргән. Көчле җил булуга карамастан, коткаручылар вакытында килеп җитеп янгынны сүндергәннәр. Корбаннар, зыян күрүчеләр юк.

Көчле җил дигәннән, кичә үк Татарстанда һава торышы бозыла дип хәбәр иткән иде синоптиклар. Казанның, Компрессорлар, Губкин урамнары тирәсендә тыныч, кояшлы һава торышы сакланса да, кайбер урыннарда җил секундына 20-25 метр тизлеккә кадәр көчәйгән. ТЭЦ урамында, хәтта агачлар да ауган, дип хәбәр итте газета укучыларыбыз.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading