16+

Печән җирләрен җиләклеккә әйләндергәннәр

Әгерҗе районының Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар гаиләсе быел сигез сутый печән җирләренә бакча җиләге утырткан.

Әгерҗе районының Касай авылында яшәүче Әхмәдиевлар гаиләсе быел сигез сутый печән җирләренә бакча җиләге утырткан.

Бу көннәрдә шуны җыеп, сату белән мәшгульләр. Кыш көне үк бакчадагы туфракны тикшерткәннәр. Әчелеге күбрәк булганлыктан, известь кертергә туры килгән. Яз көне бөтен гаиләләре белән күмәкләшеп эшкә керешәләр. Башта черемә, туфрак салып, озын-озын түтәлләр ясыйлар. Түтәлләрне кара пленка белән каплаганнар. Ә аның астына сугару җайланмасын урнаштырганнар. Пленка астыннан торбалар үтә һәм алардан тамчылап кына су сибелә икән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading