16+

Пенсия буенча кызыксындырган сорауларны “Телеграм”да юлларга мөмкин

Быелдан пенсия өлкәсендәге кызыксындырган сорауларны Telegram мессенджеры аша да юлларга мөмкин. Ике ай эчендә шул рәвешле 100 сорау кабул ителгән.

Быелдан пенсия өлкәсендәге кызыксындырган сорауларны Telegram мессенджеры аша да юлларга мөмкин. Ике ай эчендә шул рәвешле 100 сорау кабул ителгән.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге соңгы елларда гражданнар белән Twitter, Facebook һәм Вконтакте социаль челтәрендә актив эш алып бара. Быел фонд YouTuBe та үз каналын да булдырган. Белгечләр бер ел эчендә социаль челтәрләр аша 1000гә якын сорауга җавап биргәннәр, алар интернет аша онлайн консультацияләр бирә, пенсия өлкәсендәге соңгы яңалыклар белән таныштырып бара, шикаять, теләк, үтенечләрне дә интернет аша кабул итә.

- Соңгы арада төрле яшьтәге кешеләр интернет челтәрләрдән актив куллана. Шуңа да Пенсия фонды интернет чыганакны республика халкына якынрак булу өчен файдаланырга булды. Бу үзара элемтәне җайлаштыра, - ди Татарстанның Пенсия бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Telegram мессенджеры аша белгечләргә сорау бирер өчен, әлеге кушымтаны телефонга, йә компьютерга урнаштырып, +7 (927) 419-27-27 телефонына сорат юлларга кирәк. Пенсия бүлеге җитәкчеләре җавапларны мөмкин булган кадәр кыска вакыт эчендә әзерлиячәк.


Шәһри Казанга Telegramда язылыгыз


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading