16+

Пенсия фонды сайты «сөйләшә» башлады

Россиянең Пенсия фонды сукырлар, начар күрүчеләр өчен яңа төр хезмәт - сөйләшүче ассистент уйлап тапкан.

Россиянең Пенсия фонды сукырлар, начар күрүчеләр өчен яңа төр хезмәт - сөйләшүче ассистент уйлап тапкан.

Хәзер пенсиягә кагылышлы теләсә нинди мәгълүматны фондның рәсми сайтында тыңлап та булачак. Россия Пенсия фондының сайтына кергәч, менюда «Начар күрүчеләр өчен» дигән бүлек бар. Анда «тыңлау» дигән төймәгә басып, теләсә кайсы текстны ишетергә була. Әлеге хезмәт, текстны туктатып, кабат тыңларга да мөмкинлек бирә.

Пенсия фонды - үз сайтында сөйләшә торган ассистент булдырган беренче дәүләт учреждениесе булды, дип хәбәр итә Татарстан Пенсия идарәсенең Вахитов районы бүлеге.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading