16+

Песков татар телен өйрәнү мәсьәләсенә аңлатма бирде

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Татарстанда татар телен өйрәтү мәсьәләсенә карата аңлатма бирде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков Татарстанда татар телен өйрәтү мәсьәләсенә карата аңлатма бирде. Бу хакта «Интерфакс» хәбәр итә.

  Аның сүзләре буенча, мәктәпләрдә татар телен өйрәтү мәсьәләсен хәл итү бары тик республика җитәкчелеге компетенциясенә генә карый.

– Аларга кирәкле бөтен йөкләмәләр дә бирелгән, калган башкасы – белем бирү учреждениеләре һәм тикшерүче органнар мәсьәләсе, – дип белдергән Кремль спикеры.
Шулай ук ул Россия Президенты Владимир Путин “һәрвакыт милли телләрне өйрәнү ирекле нигездә булуы турында әйтте” дип тә белдергән.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading