16+

Пиротехника белән мавыгучыларны яллар белән бергә штрафлар да "көтә"

Озакка сузылган яллар хәвеф-хәтәрләр артуына китерә. Бигрәк тә пиротехника белән мавыгучылар куркыныч астында.

Озакка сузылган яллар хәвеф-хәтәрләр артуына китерә. Бигрәк тә пиротехника белән мавыгучылар куркыныч астында.

Республиканың янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Сергей Сергеев белдергәнчә, узган ел 10 олы кеше һәм 4 бала алардан зарар күргән. Бәйрәм чаралары уңаеннан бу атнадан 10 гыйнварга кадәр Республикада янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде. Әлеге вакыт аралыгында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозучыларга карата штраф күләме дә артачак: физик затларга ул - 2-4 мең сумга, вазифаи затларга - 15-30 меңгә, юридик затларга - 400-500 мең сум.

Яңа ел кичәсендә дә пиротехника кулланырга яратучыларга быел тыелып торыру киңәш ителә. Пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплексы объектларыннан 500 метр, ә кешеләр күпләп йөри торган урыннардан 50 метр ераклыкта гына кулланырга ярый. Пиротехник эшләнмәләре өчен һәр районда махсус мәйданчыклар булдырылырга тиеш. Әлегә нибары 25 районда гына шундый урын бар.

- Бәйрәм чаралары алдыннан пиротехник эшләнмәләрне саклау һәм сату объектларында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшердек. Алты сату урынында хилафлыклар ачыкланды, хәзер алар административ җаваплылыкка тартыла. 15 урында пиротехник эшләнмәләре сату бөтенләй туктатылды, - дип белдерде Сергей Сергеев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading