16+

Питрау бәйрәмендә «Керәшен чибәре»н сайладылар

Мамадыш районының Җөри авылында уза торган "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестиваленең кульминацион ноктасы булып "Керәшен чибәре"н сайлау тора. Әлеге бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә.

Мамадыш районының Җөри авылында уза торган "Питрау" керәшен мәдәнияте республика фестиваленең кульминацион ноктасы булып "Керәшен чибәре"н сайлау тора. Әлеге бәйге 2004 елдан бирле үткәрелә.


Быел әлеге бәйгедә 10 кыз катнашты. Аларны көянтә белән су ташу, визит карточкасы һәм иҗади номер, интеллектуаль тур, йола тәртипләре буенча ярыштырдылар.

2017 нчы елның "Керәшен чибәре" булып, Алабуга кызы Екатерина Максимова танылды. Ул күчеп йөрүче таҗ һәм акчалата бүләккә ия булды, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading